воскресенье, 11 августа 2013 г.

Бала – гаиләнең көзгесе




Бала – гаиләнең көзгесе: су тамчыларында кояш чагылган кебек, балаларда да ана һәм атаның әхлакый чисталыгы чагыла.
                                                              В.А. Сухомлинский.



Бала – җаның,
Бала – уртак каның-
Буыннарга барыр киләчәк.
Бала – назың,
Бала – гүзәл язың,
Бала – ачылачак ут чәчәк.

 Бала – бәгырь,
Бала  - татлы сөенеч,
Бала – күтәрүче күкләргә,
Кулдан китсә, кайчак – кайгы-хәсрәт,
Күз яшьләре була күпләргә.
Бала – җылың,
Бала – йөрәк җырың,
Гасырларга барыр тавышы,
Бала, бала!
Барлык аналарның
Бәхете һәм... ачы язмышы.
                                          (Г.Айзатуллова)                

суббота, 3 августа 2013 г.

Гаилә - ул җылы учак.

. Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.


Риза Фәхреддин үзенең хезмәтләрендә “Һәр җәмгыятьнең яисә милләтнең иң кечкенә кисәге-гаиләдер. Гаиләнең нигезе ата-ана белән төзелә,”-ди.Һәм шунда ук ата-ананың балаларга карата булган вазифаларын да санап китә.Ул:
туган баланы сәламәт итеп үстерү, яхшы тәрбия бирү, дине вә милләте өчен файдалы итү.Ә балалар үз чиратында, ата-ананың яхшылыкларын, үзен тәрбияләүгә куйган хезмәтләрен камил кылып кайтарырга, көченнән килгәнчә аларга чын күңелдән хезмәт итәргә һәм хөрмәт күрсәтергә тиеш, дип кисәтә.