Бала – гаиләнең көзгесе: су тамчыларында кояш
чагылган кебек, балаларда да ана һәм атаның әхлакый чисталыгы чагыла.
В.А.
Сухомлинский.
Бала – җаның,
Бала – уртак каның-
Буыннарга барыр киләчәк.
Бала – назың,
Бала – гүзәл язың,
Бала – ачылачак ут чәчәк.
Бала –
бәгырь,
Бала - татлы сөенеч,
Бала – күтәрүче күкләргә,
Кулдан китсә, кайчак – кайгы-хәсрәт,
Күз яшьләре була
күпләргә.
Бала –
җылың,
Бала – йөрәк җырың,
Гасырларга барыр тавышы,
Бала, бала!
Барлык аналарның
Бәхете һәм... ачы язмышы.
(Г.Айзатуллова)