Балалар күзлегеннән



Гаиләм җылысында

Безнең гаилә зур түгел:
Әти,әни ,сеңлем,мин.
Һәрчак шулай дүртәүләшеп,
Яшәсәк иде имин.

Яңа йорт салды әтием,
Тырышып, зур көч куеп,
Әти-әни үрнәк безгә-
Үсәбез эшчән булып.

Әтиемне “уңган “ диләр,
Авылда һәрбер кеше.
Нинди эшкә тотынса да,
Көлеп тора һәр эше.

Киңәшеп,серләшеп яшәү
Гаиләм җылысында
Күңелләрне дәртләндерә
Эшләрнең олысына.

Сеңлем белән мин-икебез
Белем алабыз мәктәптә.
Чын кеше булып үсәргә
Телибез киләчәктә.

Мин үземнең гаиләмне
Бик яратам , кадерлим.
Бәхет, шатлык-куанычлар
Юлдаш булсын дип телим.
                               Мурзин Алмаз 

Безнең гаилә



Минем әни кайчан туган,
Кайда туган-әйтегез!
Әгәр инде белмәсәгез,
Үзем әйтәм,көтегез.
Минем әни туган көнне
Бөтен дөнья балкыган.
Әнием минем елның
Матур язында туган.
Минем әни туганга
Әбием бик шатланган.
Тагын бер-ике минуттан
Илнур абый да туган.
Үсеп җиткәч әнием
Әтиемне очраткан.
Туй үткәчтен бер елдан
Бер шаян малай туган.
Малайга исемне алар
Шактый озак уйлаган.
Шулай итеп ул малай
Алмаз булган да куйган.
Ул Алмаз дигән малай
Үзем булам инде мин.
Үзем шук та,үзем ут та,
Шаярып та аламын.
Менә әле былтыр гына
Минем апаем туды.
Кыз,кыз диеп көткән идек,
Малай булды да куйды.
“Рүзәл була апаем”-,дип,
Барысын да туйдырдым.
Шулай итеп исемне
“Лично “үзем куйдырдым.
Хәзер бөтен гаиләбездә
Биш кеше яшибез без.
Әти,әни һәм әбекәй,
Рүзәл белән икебез.
Безнең гаилә бигрәк тату,
Бик куанып яшибез.
Шуңа күрә бергә-бергә
Бик бәхетле инде без.

Шакирянов Алмаз.


Бала кайчан бәхетле була?

Гаилә ул тулы була,
Күп кешеле, түгәрәк.
Якыннарың кочагында
Бер-береңә зур терәк.
Ана язгы кояш кебек,
Елмаеп-көлеп торса,
Очып китәлгән кош кебек,
Бала бәхетле була.
Мәхәббәт учагы янса,
Гаилә уртасында.
Куанычлар ташып тора,
Кайгылар читләп узса.
Гаиләләр кимемәсен,
Елдан-ел артсын гына.
Барсы да сәламәт булсын
Быел- гаилә елында. 

Фаррахова Лилия.

                                               Минем гаиләм


                                               Гаиләм белән якыннан
Таныштырасым килә.
Бар кеше үз гаиләсен
Ярата,саклый белә.
Өйдәге тәртипләрне
Әтием оештыра.
Буш вакыты  булганда,
Гәҗитләр укыштыра.

Башка йортта яшәсә дә,
Апам безне онытмый.
Әби,әти,сеңлесен ул
Ярдәменнән ташламый.

Абый шәһәрдә торса да,
Өйгә кайтып киткәли.
Әти белән бергәләп,
Авыр эшләрне эшли.

Гаиләдәге кече кыз-
Мин инде үзем булам.
Әти-әниемә охшап,
Җырларга бик яратам.

Өйдә тагын әбием бар,
Әни кебек ул миңа.
80 нән өстә булса да,
Куллары йөгереп тора.

Телим мин бар кешегә
Тыныч тормыш,иминлек.
Бәхете,шатлыклары да
Озын булсын-гомерлек.

Галива Миләүшә. 


Бишәр медаль тагарлык

Безнең гаилә зур түгел
Биш кеше генә бары
Барысы да бик тырыш,
Һәм мин яратам барын.
Минем әти гаиләдә
Уртанчы булып туган.
Кечкенәдән бик тә шаян
Һәм бик шук малай булган.
Әти эшендә бик тырыш-
Дәвалый ул малларны,
Күзләренә карый-карый
Сөеп куя аларны.
Әнием дә гаиләдә
Уртанчы булып туган
Кечкенәдән кул эшенә
Ул бик тә оста булган.
Өй түрендә һәрчак балкый
Аның чиккән мендәре
Өебезгә сафлык бөрки
Кулы тигән җирләре.
Мин үзем дә алар сыман
Булырга тырышамын,
Биим дә мин,чигәм дә мин-
Һәрвакыт булышамын.
Телим әти-әниемә,
Бәхет,шатлык,сабырлык.
Аларга шундый булганга
Бишәр медаль тагарлык.

Шәймәрдәнова Гөлүсә. 

Бәхет-туган нигездә.

Дөньяда иң кирәге-
Беләсезме ул нәрсә?
Гаиләдәге җылылык-
Иң мөһиме, әлбәттә.
Без гаиләбездә бик күп-
Җидәү барыбыз бергә.
Өлкәннәр- өйдә терәк,
Киңәшләре бик кирәк.
Шат елмаю гына булсын
Һәрвакыт өебездә.
Тату-матур итеп яшик
Туган нигезебездә! 

Насретдинова Язилә .

Әти-әни бүләге

Безнең бәхетле балачак-
Әти-әни бүләге.
Ата-ана назларының
Була алмый күләме.

Аларның йөрәк җылысы
Яшәүгә дәрт тудыра.
Өйләр җылы, өстәлләр мул-
Алар барын булдыра.

Гаиләдә һәрвакытта
Тату яшәргә язсын.
Аек акыл, сәламәтлек
Эшкә дәрт өстәп торсын.

Җәлилова Йолдыз .



       

 





Комментариев нет:

Отправить комментарий